2020 елның 11 июнендә Кама Тамагы муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе «Бөек дип атала торган ил» темасына Россия көненә багышланган төркем дәрес үткәрде.
Әлеге дәреснең төп максаты булып балаларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру, патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү тора.
Төп бурычлар булып тора:
- балаларның үз Ватанына карата кыйммәтле мөнәсәбәтен формалаштыруга ярдәм итәргә
- балигъ булмаганнарны үз иленең тарихына һәм мәдәниятенә җәлеп итү.
Әлеге чара барышында, балалар бик теләп үз Ватаны турында рәсем конкурсында катнаштылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы "Богородский рай"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе