Хөрмәтле райондашлар!
Россия көне белән иң ихлас котлауларны кабул итегез!
12 июньдә без бүгенге Россиянең төп дәүләт бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәмнең максаты, үз Ватанына чын күңелдән тугрылыклы булган, үз иленең, халкының тарихын хөрмәт иткән кешеләрне бергә туплау һәм берләштерү! Бу көн һәркайсыбызны үз хезмәте һәм таланты белән дәүләтебезнең чәчәк атуын һәм куәтен арттыруга катнашырга чакыра.
Бәйсезлекне барыннан да элек, илебезнең, балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәге өчен җаваплылык икәнен без аңларга тиешбез. Ә лаеклы киләчәк бездән уртак тырышлык, нәтиҗәле эш, үз хокукларыбызны гына түгел, үз бурычларыбызны да аңлауны таләп итә. Бары тик шулай гына без барлык билгеләнгән эшләрне тормышка ашыру, ирешелгәннәрне саклап калу һәм Россиянең иминлегенә һәм чәчәк атуына реаль адымнар ясау мөмкинлегенә ия булачакбыз.
Бу көнне Сезгә барлык изге башлангычларыгызда уңышлар, үз көчегезгә ышаныч, оптимизм, максатка ирешүдә ныклык телим. Һәр йортта якты һәм уңайлы булсын, ә һәр гаиләдә мәхәббәт, бәхет һәм иминлек хөкем сөрсен.
Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар!
Хөрмәт белән , Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов