2020 елның 15 июнендә Мутыкова Налә Ризовнаны 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Уразлы авыл җирлеге башлыгы Мөнир Габдулла улы Хәмидуллин һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина котладылар.
Налә Ризовнага чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлаулар тапшырылды.
Мутыкова Налә Ризатдин кызы 1930 елның 15 нче июнендә Салтлыган авылында крестьян гаиләсендә туа. Алар 5 бала булалар. Этисе сугышка китә, хәбәрсез югала. Соныннан каберен Белоруссиядән эзләп табалар. Налә 12 яшендә дежурга йори башлый, төрле колхоә эшләрендә эшли. Кияүгә чыга. Сэлих абый белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хезмәт ветераны, авылның иң өлкән хөрмәтле кешесе. Хәзерге вакытта 4 баласы исән.
Күп бүләкләргә ия, хезмәт ветераны исеменә лаек була. Ул - авылның иң өлкән һәм хөрмәтле кешесе.
Берүзе яши, хуҗалык үзе алып бара һәм өйне күзәтә. Чиста, хезмәт һәм тормыш сөючән. Балалары, оныклары һәм оныкчыклары аның янына еш киләләр.