«Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ хәбәр итә

2020 елның 16 июне, сишәмбе

     Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 6 июнендәге 471 номерлы карары нигезендә «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк» дәүләт бюджет учреждениесе (КФҮ) 15.06.2020 елдан гариза бирүчеләрне гадәти режимда кабул итә.

     Шулай ук КФҮ офислары аша күрсәтелгән барлык хезмәт төрләре буенча документларны курьерда китереп җиткерүне гамәлгә ашыру башлана.

     «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе ял һәм бәйрәм көннәрендә КФҮ ДБУ филиалларының/бүлекләренең эш графигын тәкъдим итә:

24.06.2020 ел - ял көне

01.07.2020 ел - ял көне

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International