«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең мобиль офисына чыгу план-графигы нигезендә, 2020 елның 18 июнендә 10.00 сәгатьтә Тәмте авылына күчмә офис чыгу булачак.
Гражданнар таныша алалар:
- һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү чараларын оештыру тәртибе белән;
- эшсез гражданнарга башка җиргә күчкәндә ярдәм итү турында;
- җәйге каникуллар вакытында укучыларны эшкә урнаштыру турында.
«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы филиалы белгече «өлкән буын» һәм «хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү - 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру» дигән федераль проектлар турында консультация бирә һәм эшсез гражданнарны яңадан теркәү уздыра.