Яңасала авыл китапханәсендә «Наркотикларсыз тормыш» акциясе һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне кысаларында «Наркотикларга-юк дип әйт!» дип исемләнгән әңгәмә –диалог үткәрелде.
Әңгәмә барышында укучыларга яшүсмерләр арасында наркомания таралу проблемасы, наркотик матдәләр куллануның ничек алып барылуы, әлеге афәткә ничек каршы торуы турында сөйләделәр. Наркотикларга каршы альтернатива балаларга кызыклы китаплар укырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тәкъдим ителде.