Күчмә семинар

2013 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

     Узган шимбәдә «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Кирельск бүлекчәсендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында терлекчелек буенча район семинары үткәрелде.

     Семинарны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Александр сычев ачты. Ел башыннан, соңгы атнада бүлекчә эшенә анализ белән «Кама Тамагы» АХП директоры урынбасары Нурдан Шәйморзин чыкты. Авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Рифат Вәлиев  аеруча тискәре тайпылыш күзәтелгән Келәнче, Яңасала, Сөйки һәм башка бүлекчәләр җитәкчеләренең мәгълүматларны тыңлады. Зөфәр Галимуллович соңгы айда  бозаулар алу  белән кызыксынды. Алар 250дән артык, ә сөт саву артмаган диярлек. Барысы да кеше факторына килеп төртелө. Хәлне яхшырту өчен ул сыер савучыларны материаль стимуллаштыру эшен көчәйтергә тәкъдим итте. Әгәр терлекчеләргә хезмәт хакы вакытында түләнсә, алар ахыргы нәтиҗә белән кызыксыначак. Терлекләрне асрау һәм ашату технологиясе буенча практик киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International