Советлар Союзы Герое Михаил Чирков исемендәге Кадетлар мәктәп-интернаты базасында «Мәгариф» милли проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге төзеләчәк.
Бу көннәрдә биредә информатика, технология, ОБЖ, шахмат зонасы кабинетларында ремонт эшләре тәмамланып килә.
«Үсеш ноктасы» - цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге, ул белем бирү процессына заманча технологияләр һәм укытуның яңа методларын кертергә мөмкинлек бирә.
Элек без кадет мәктәбендә милли проектны гамәлгә ашыру турында язган идек инде, сизелерлек үзгәрешләр бар ( https://kamskoye-ustye.tatarstan.ru/index.htm/news/1762215.htm; https://kamskoye-ustye.tatarstan.ru/kamskoe_ust/fotoreport.htm/photoreport/6482739.htm).