Алкалы хоккей

2013 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

     26 гыйнварда Кама Тамагы урта мәктәбе хоккей тартмачыгында Кама Тамагы муниципаль район башлыгы кубогына алкалы хоккей буенча ярыш үткәрелә.

     Бозда район муниципаль  берәмлекләрнең җыелма ирләр командалары катнашачак. Кама Тамагы, Куйбышев Затон шәһәр тибындагы поселоклар, Олы Кариле, Олы Салтык, Иске Казиле һәм Олы Яңасала авыл җирлекләре бу көнне  алкалы хоккей буенча ярыш чемпионы исеме һәм  район башлыгы кубогына хуҗа булу өчен көч сынашачак. Уеннар 10.30 сәгатьтә ачыла. Каматамагылыларны чарада актив катнашырга, үз командаларына көч биреп торырга һәм кызыклы уен карарга чакырабыз. Җанатарларны яңа пешкән ризыклар һәм кайнар чәй, музыка, саф һава һәм күтәренке кәеф көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International