Балтач авыл җирлегендә Мәүлид-Бәйрәм

2013 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

     2012 елның 23 гыйнваренда Балтач авыл җирлегендә Мәүлид-бәйрәм булып узды. Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу төнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләлләһү галәйхи вә сәллләм дөньяга килгән. Әлеге бәйрәмне зурлаучылар авыл мәдәнит йортына җыелдылар. Чараны Коръән сүрәләре уку белән Балтач мәчете имам-хатыйбы Нияз Вафин ачты. Имам-хатыйб әлеге бәйрәмнең мәгънәсе турында сөйләде, әлеге чараларның рухи мәдәниятне саклап калу өчен кирәклеген аңлатты. Авыл җирлеге башлыгы Хәниф Гатауллин катнашучыларның игътибарын әхлак һәм әдәп проблемаларына юнәлтте.

     -Беренче чиратта без үз-үзебезне тәрбияләргә тиешбез, - диде ул. – Башкаларга булган ачуны юк итәргә, бер-беребезгә кайгыда да, хәсрәттә дә булышырга тиешбез.

     Чара мөнәҗәтләр уку белән дәвам итте. Бәйрәм бик күңелле атмосферада узды. Авыл халкы әлеге чараны оештырган өчен имам-хатыйбка һәм авыл җирлеге хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International