«Елмаю» балалар бакчасында «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясе

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

     Тенеш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Елмаю» балалар бакчасында «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясен үткәрделәр. Акциянең төп фикере – балалар учреждениеләрендә 5 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балаларга сугышның иң якты мизгелләре турында әсәрләр уку.

     Уку өчен И. Василенконың «Сөлге» һәм Н. Богдановның «Солдат боткасы» хикәяләре сайланды. Бу хикәяләрдә солдатларның фронттагы тормыш үзенчәлекләре күрсәтелде. Балалар бик теләп хикәяләр тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр, геройлыкка үз карашлары белән уртаклаштылар.

     Автор: Изотова Светлана

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International