22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне, чөнки Бөек Ватан сугышы - кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш. Миллионлаган сугышчылар яу кырларыннан әйләнеп кайтмады. 2020 елның 21 июнендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Хәтер шәме» акциясендә катнаштылар. Акция барышында без Ватанны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алдык.
Кичке акциядә катнашырга, сугышта һәлак булган һәм аннан соң вафат булган кешеләр өчен шәм куярга теләүчеләр елдан-ел арта бара. Быел обелиск янында өлкән сыйныф укучылары, сугышта катнашучыларның туганнары һәм якыннары, Советлар Союзы чикләрен саклаган фронтта һәлак булучыларга хөрмәт күрсәтергә теләүчеләр җыелган иде.