Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлык тудыра торган хәлләрне кисәтү буенча эш алып баралар.
Рейд барышында районның өлкән яшьтәге гражданнарына «Сак булыгыз мошенниклар», «Янгын куркынычсызлыгы» белешмәлекләре, шулай ук өлкән яшьтәге гражданнар арасында короновирус йогышын профилактикалау буенча буклетлар таратылды.
Кама Тамагы муниципаль районында ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге 843 кеше яши, бүгенге көндә акт төзелеп, 259 кешене тикшерделәр.