Россия Федерациясендә ел саен 27 июньдә илнең барлык шәһәрләрендә Бөтенроссия Яшьләр көнен бәйрәм итүгә багышланган зур тантаналы чаралар, фестивальләр, форумнар һәм спорт ярышлары үткәрелә.
Татарстан Республикасында яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында – 2020 елның 27 июнендә «Урам» Яшьләр экстрим-паркы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында «Яшьләр вакыты» Яшьләр онлайн-форумы узачак.
«Яшьләр вакыты» Онлайн Форумы – Zoom платформасында катнашучылар өчен 3 сәгатьлек live-ВКонтакте, Уutube рәсми берләшмәләрендә барлык теләүчеләр өчен трансляция булачак.
Форумда халыкара, бөтенроссия, төбәк яшьләр оешмалары вәкилләре, Бөтен дөньядан килгән ватандашлар, дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләре, студентлар һәм чакырылган иң яхшы Федераль спикерлар һәм йолдызлар катнашачак.
Онлайн форум программасында: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры Д.и.Фәттахов катнашында рәсми ачылу; чакырылган лектор белән турыдан-туры эфир; призлар уйнатылган чат-рулетка; Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлавы.