2020 елның 19 июнендә Казан шәһәрендә «Татарстан – Яңа гасыр» – «Татарстан – Новый век» республика иҗтимагый хәрәкәтенең VIII съезды узды.
Кама Тамагы районы делегациясе составында съездда Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәт улы, Хөснетдинов Илназ Хәлим улы - Кама Тамагы муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы, Нәбиуллин Миңнур Нурулла улы-Кама Тамагы РУЭСы начальнигы, «ТНВ»хәрәкәтенең Кама Тамагы территориаль бүлеге Советы Рәисе катнашты.