Район Башлыгының ТАССР төзелүгә 100 ел тулу көне белән котлавы

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелдән безнең өчен бик мөһим дата – Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллык юбилее белән котларга рөхсәт итегез.

Без республикабыз, аның табигате, бай ресурслары, данлы традицияләр һәм Бөек бабаларыбызның бай мәдәни-тарихи мирасы белән хаклы рәвештә горурлана алабыз.

Татарстанның формалашуы юлында кыенлыклар күп булды, әмма халыкның хезмәт сөючәнлеге һәм туган якка мәхәббәте һәрвакыт киртәләрне җиңәргә һәм теләсә нинди шартларда алдынгы республика булып калырга ярдәм итте.

Бүген Татарстан социаль-икътисадый үсеш дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар рәтендә. Күп кенә башлангычлар, инициативалар нәкъ менә биредә туа: уникаль инвестицион проектларны тормышка ашырудан алып идарә һәм көнкүреш өлкәсенә югары технологияләр кертүгә кадәр, гаять зур мәдәни чаралар үткәрүдән алып заманча объектлар төзүгә кадәр.

Татарстанда тарих һәм хәзерге заман, үткәне һәм бүгенгесе тыгыз бәйләнештә. Биредә һәрвакыт дусларны кунакчыл каршы алалар, бәйрәмнәрне һәм җырларны яраталар, ә иң мөһиме – эшли һәм иҗат итә беләләр.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, Туган ягыгызның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына татулык һәм үзара аңлашу телим!

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы                         Н. А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International