Район мәдәният йортында мөнәҗәтләр кичәсе

2013 елның 25 гыйнвары, җомга

     24 гыйнвар көнне район мәдәният йортында  Мәүлид ае бәйрәменә  багышланган “Халкыбызның рухи хәзинәсе” дип исемләнгән мөнәҗәтләр кичәсе булып узды.

     Бәйрәмне районныбызның имам мөхтәсибе Галимулла хәзрәт ачты.

     Бәйрәм кичәсенә якташыбыз “Мәрҗәни” мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов та кунакка кайтты, җыелган кардәшләребезгә әлеге бәйрәм турында сөйләп үтте.

     Кичәдә сүз татар халкының бәһасез рухи хазинәсе булган – мөнәҗәтләр турында барды. Бу кичә хакимият башлыгы Гәрәфиев Зөфәр Галимулла улы тәкъдиме белән үткәрелде.

Мөселман кәрдәшләребезне мәүлед бәйрәме белән хакимият башлыгы урынбасары Гыйлметдинов Рөстәм Ирек улы , Тәтеш районыннан килгән кунагыбыз имам мөхтәсибе Инсаф хәзрәт котладылар.

     “Мөнәҗәт” – гарәп теленнән алынган сүз. Аллаһка сыгыну, ярдәм сорап ялвару, серләшеп, ихлас куңелдән эчеңне бушатып, җиңеллек һәм котылу эзләү мәгънәсендә. Дини рухлы мөнәҗәтләр – мөэмин –мөселманның Аллага юнәлдерелгән лирик монологы, ягьни моң - зарларын яки кылган гөнаһларын ачып салып тәүбә итүе, ярлыкау һәм рәхим – шәфкать соравы.

     Авыллардан  килгән  апалар hәм абыйлар төрле темага багышланган  мөнәҗәтләр башкардылар. Кама Тамагыннан Ганиева Гөлсинә апа, Халиуллина Мөнирә апа, Кече Салтыктан Җәләлова Нурфия апа, Кече Карамалы авылыннан  Гыйззәтуллина Сания апа, Моталлапова Гөлчирә апа, Яңа Сала авылыннан Фәридә апа Фәттәхова, Гайшә апа Халиуллина, Затоннан  Фәридә апа Гыйззәтова, Атабай авылыннан Миннегаян апа Идрисова, Иске Казиле авылыннан Минзилә апа Шайхутдинова, Көрәле авылыннан Рузалия апа  Хәмидуллина, Балтач авылыннан Нияз абый Вафин, Келәнче авылыннан Рәйсә Хасанова, Гаделҗан абый Газиев, Балчыклыдан Әнисә Акмалова, Олы Кәриледән Зөлхәбирә апа Шакирова, Бәрлегуҗа авылыннан Нурания Закирова “Сагынасызмы дип сорыйсыз” дип исемләнгән,узе чыгарган мөнәҗәтне башкарды.

     Кичә бик күңелле узды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International