Кама Тамагы районында РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү башланды

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

        Бүген, 2020 елның 25 июнендә, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов участок сайлау комиссияләренең эшен тикшерде, анда бүгенге көннән район халкы РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирүдә катнаша.

       Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының 39 сайлау участогы барлык куркынычсызлык нормаларын үтәгәндә үз эшен башлап җибәрде.

       Каматамагылылар тавыш бирүдә 25 июньнән 1 июльгә кадәр катнаша ала. Теләүчеләр өйдә дә тавыш бирә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International