Владимир Высоцкийга 25 гыйнварда 75 яшь тулган булыр иде. Әлеге дата уңаеннан Затон поселогы китапханәсе белгечләре Столяров исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Ул кешеләргә дөреслекне гитарада уйнап җиткерә иде" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.
Әлеге чарага Затон мәктәбе укучылары чакырылган иде. Кичәдә В.Высоцкий шигырьләре яңгырады, аның танылган җырларын Александр Захаров башкарды. В.Высоцкий тормышы һәм иҗаты буенча презентация оештырылган иде.