26 июньдә бөтен дөньяда Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне билгеләп үтелә

2020 елның 26 июне, җомга

       Кама Тамагы муниципаль районының белем бирү учреждениеләрендә Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан балалар арасында рәсем конкурслары үткәрелә, китапханәләрдә – сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга багышланган тематик бүлекләр тәкъдим ителә, аңлату эшләре алып барыла.

       1987 елда БМО Генераль ассамблеясе үзенең резолюциясе белән ел саен 26 июньдә Халыкара наркотик чаралар һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне буларак, яки гадирәк – Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне буларак, наркоманиядән азат булган халыкара җәмгыять булдыру максатыннан эшчәнлекне һәм хезмәттәшлекне көчәйтергә карар кылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International