Кама Тамагы муниципаль районында «Ярдәм Янәшә» республика акциясе

2020 елның 28 июне, якшәмбе

Бүген, 2020 елның 28 июнендә, Кама Тамагы районына "Ярдәм янәшә!" акциясе буенча азык-төлек җыелмаларының чираттагы партиясе килде. Традиция буенча, фураны бушатуда волонтерлар, авыл җирлекләре башлыклары, Совет һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре һәм Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов катнашты.

Азык-төлек җыелмасы үз эченә кирәкле азык-төлек продуктларын ала: ярмалар, макароннар, көнбагыш мае, шикәр, тушенка, куертылган сөт, чәй, тәм-томнар.

Ярдәм адресатларга кыска вакыт эчендә барып җитәчәк.

«Ярдәм янәшә» республика акциясе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициаторы булган, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча кертелгән чаралар аркасында катлаулы финанс вәзгыяте булган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International