Ел башыннан Россиядә мәҗбүри диспансерлаштыру кертелә.
Районыбызда ул яңа ел бәйрәмнәреннән соң ук башланды инде. 21 яше тулганнар табибларга өч елга бер тапкыр күренергә тиеш. Гражданнарның калган категориясе – балалар, студентлар һәм пенсионерлар ел саен тикшереләчәк.
ЦРБ баш табибы урынбасары Павел Фирсов әйтүенчә, массакүләм диспансерлаштыруның төп максаты – кагыйдә буларак, инвалидлык һәм вакытыннан элек вафат булуның төп сәбәбе булган йогышлы булмаган хроник авыруларны вакытында ачыклау.