Студентлар белән очрашу

2013 елның 26 гыйнвары, шимбә

     Һөнәр сайлау шәхси эшме? Әлеге тема буенча Кече Салтык мәдәният йортында студентлар белән очрашып сөйләшү булды.

     “Һөнәр сайлау шәхси эшме? дигән проблемалы сорауга җавап эзләү максат итеп  куелды. Фикерләр, әлбәттә, төрле булды. Кемдер һөнәрне сайлаганда әти-әни киңәшләре кирәк дип уйласа, кайберләүләр шәхси эш дип уйлый. “Әгәр безнең һөнәр җәмгыятькә кирәкле булса, хезмәткә тиешенчә бәя бирелергә һәм хөкүмәт, бу проблеманы үзе хәл итәргә тиеш”, -дип үз фикерен җиткерде Альмир Нургалиев. “Ошату-ошатмау” принцибы буенча һөнәр сайлау турында да сөйләшү булды. Димәк, һөнәр сайлау-һәркемнең шәхси эше. Кеше үз алдына максат куя һәм гомере буе шул максатка ирешергә омтыла. Өстәп шуны да әйтергә кирәк: һөнәр сайлау өчен һәр кеше үз мөмкинлекләрен яхшы белергә, шуларны истә тотып үзенә кулай һөнәр сайларга тиеш. Халкыңны да, белемеңне дә һәрвакыт искә алырга кирәк.Яшьләрнең киләчәккә үз фикерләре, үз карашлары булуы сөендерә.

Р. Сабирова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International