2020 нче елның 30 нчы июнендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Кама Тамагы штп, К.Маркс ур., 105 нче йорт (китапханә бинасы) гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итү булды.
Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Кудерметова Ләлә Ринат кызы видеоэлемтә чаралары ярдәмендә ерактан торып үткәрде.