«Алтын каләм - Золотое перо» – республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале

2020 елның 3 июле, җомга

       1996 елдан башлап Татарстан Республикасында «Алтын каләм – Золотое перо» республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале гамәлгә ашырыла. Фестивальне оештыручылар - ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты.

       Быел фестивальгә 25 ел тула. Чирек гасыр эчендә фестивальдә катнашучы йөзләгән кеше илдә һәм республикада танылган журналистлар, PR һәм коммуникацияләр өлкәсендә белгечләр, шулай ук медиа-менеджерлар булдылар.

       Юбилей фестиваленең гариза бирү кампаниясенә старт бирелде-эшләр 2020 елның 25 июненнән 20 июленә кадәр Нигезләмәдә күрсәтелгән юнәлешләр һәм темалар буенча кабул ителә (кушымта - фоторепортажда).

       Сайлап алуны уңышлы узган катнашучылар 11-15 августта узачак фестиваль финалына чакырылачак. Үткәрү датасы һәм урыны турында мәгълүмат соңрак җиткереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International