Волонтерларга рәхмәт

2013 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

     25 гыйнварда «Өмет яры» социаль приютында составына Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары кергән, Александр Кочетков җитәкчелегендәге «Ключ» ирекле берләшмә оештырган «Йөрәгеңә колак сал!» дип исемләнгән чара үткәрелде.

     Укучылар сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатында тәмәке тарту зыяны турында тамаша, төрле конкурслар, саф һавада спорт уеннары әзерләгән. Балалар анда бик теләп катнашты. Кунаклар үзләре белән бүләкләр һәм призлар алып килгән иде. Чара уңышлы чыкты. Приют хакимияте һәм балалар волонтерлар белән киләчәктә дә эшләргә уйлый. Чараны оештыручыларга зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International