26 гыйнварда Кама Тамагы урта мәктәбе базасында муниципаль район башлыгы кубогына алкалы хоккей ярышы үткәрелде.
Иң яхшылар хокукын яклау өчен Кама Тамагы, Куйбышев Затон, Олы Кариле, Олы Салтык, Иске Казиле һәм Оля Яңасала авыл җирлекләреннән алты җыелма команда катнашты. Көчле көч сынашулардан соң I урынны һәм башлык кубогын Кама Тамагы спортчылары яулады, затонлылар көмеш призерлар булды, III урынны Яңасала хоккейчылары алды. Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашучыларны уңышлы үткән спорт бәйрәме белән котлады, хоккейчыларга яңа уңышлар теләде, җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм призлар тапшырды, шулай ук Кама Тамагы штпдан иң яхшы һөҗүмче Илнур Фәтхуллинга, иң яхшы капкачы Александр Лебедевка (Куйбышев Затон штп) һәм иң яхшы сакчы Инсаф Шаһвәлиевка (Яңасала авыл җирлеге) грамоталар һәм истәлек бүләкләре бирде.