«Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» чара 3 июль көнне «җирлекара үзәк китапханә»МБУДӘ узды.
Чарада Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Илдус кызы Илдарханова-Балчыклы, Башкарма комитет җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина, район мәктәпләре директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, район туган якны өйрәнү музее, китапханә вәкилләре, архив бүлеге башлыгы катнашты.
Китап район мәктәпләренә һәм китапханәләргә тантаналы рәвештә тапшырылды.
Чара кысаларында "Сугыш чоры хатын-кыз йөзе түгел!" социаль челтәрләрдәге язмалар конкурсында җиңүчене бүләкләү булды. Рудник урта мәктәбе укучысы Рамил Миңнегалиев җиңүче булды.