Миңнебаева Миңнегөлсем Сабирҗан кызы 90 яшьлек юбилее

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

       6 июльдә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Кече Салтык авыл җирлеге башлыгы Җиһаншин Айрат Гаптолхаевич һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина Миннебаева Миннегөлсем Сабирҗан кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

       Миннегөлсем Сабирҗан кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин исеменнән котлаулар тапшырылды.

       Миңнебаева Миңнегөлсем Сабирҗан кызы 1930 елның 6 июлендә Кече   Мәрәтхуҗа авылында гади колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылында башлангыч сыйныфны тәмамлагач, Олы Карамал авылында укуын дәвам итә.

       Бөек Ватан сугышы башланганда Миңнегөлсем апага 11 яшь була. Әтиләрен 1941 елның августында сугышка алалар. Миңнегөлсемне аш пешерүчегә ярдәмче итеп куялар. Шулай итеп җәен кырда эшли, көзен, кышын укырга йөри. 1944 елның октябрендә Сабирҗан абыйның һәлак булуы турында кара пичәтле кәгазь килә.

       1946 елда Олы Карамалда 7 сыйныфны тәмамлагач, һөнәри училишега укырга җибәрәләр. 2 елдан укуны бетереп, юллама буенча Таҗикстанның Ленинабад шәһәренә хәрби заводка эшкә китә. 1949 елда үзе кебек юллама белән эшкә килгән егеткә кияүгә чыга. 1950 кода кызлары туа. Тик  яшьләрнең бәхетле тормышлары озакка бармый, 1951 елда ире фаҗигале рәвештә һәлак була.

       Миңнегөлсем апа авылга кайта. Кайткач "Волга" колхозында эшли башлый. Аңа сыер саварга да үгезләр карарга туры килә. 60 елларда авылда дуңгызчылык фермасы төзелә. Миңнегөлсем апа шул вакыттан 1985 елга кадәр дуңгызчылыкта көч куя. Бүгенге көндә кызы тәрбиясендә яши.

       Миннегөлсем Сабирҗан кызы катлаулы тормыш кичерсә дә, оптимизмны югалтмый һәм һәр көнгә сөенеп яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International