Район Башлыгы киләсе атнага бурычлар куйды

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

       Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы атналык киңәшмәдә киләсе атнага бурычлар куйды:

- Халыкка куркынычсыз ял итү, янгыннарны кисәтү һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре темасына мәгълүмат бирү;

-Кама Тамагы районы территориясендә COVID-19 таралуын булдырмау буенча профилактик эшне дәвам итәргә;

- Авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү буенча эшне активлаштырырга;

- Муниципаль район территориясендә федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә;

- Терлек азыгы әзерләү темпын тизләтергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International