9 июльдә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Кама Тамагы штп башлыгы Владимир Павлович Сороковнин һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина Җәмилә Хаҗи кызын Байдавлетова 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Замилә Хаҗи кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлаулар тапшырылды.
Байдавлетова Җәмилә Хәҗи кызы 1930 елның 9 июлендә Оренбург өлкәсе Әсәкәй районы Котлы авылында, крестьян гаиләсендә туа. Гаиләдә 12 бала була, шуларның дүртесе генә исән кала. 1942 елда Сталинград сугышында әтисе үлә. Олы абыйсы үлгәннән соң ул олы бала булып кала. Әнисе көн – төне эштә бугланга, өйдәге барлык эшләр дә, кече балаларны тәрбияләү дә аның өстендә була. 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң колхоз да счетчы булып эшли башлый. Бер ел эшлэгэч Ашхабадка китә, анда ярты ел төзелештә, аннан счетчы булып эшли. Кияүгә чыга һәм ире белән Кыргызстанга иренең туган ягына китә. Никахта Замилә Хаҗиевна дүрт бала – өч кыз һәм бер малай тапкан. 1999 елда алар гаиләсе белән Кама Тамагы районына күчеп кайталар. Җәмилә апага югалтулар хәсрәтен кичерергә туры килә, ул кызы һәм ирен җирли.
Катлаулы язмышларына карамастан, Замилә Хаҗиевна тормыш сөючәнлеге белән тулы, бер урында утырмый, өй эшләре белән шөгыльләнә, ә юбилейга үзенең фирма пирогын пешерде.
Хәзерге вакытта Җәмилә Хаҗиевна улы ,килене һәм 3 оныгы белән шәхси йорта яши. Аның барлыгы 5 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар.
Без Җәмилә Хаҗи кызына яхшы кәеф һәм нык сәламәтлек телибез!