Быел төзекләндереләчәк барлык объектлар программаның dvor.tatar сайтындагы «Төзекләндерү картасына» кертелгән. Татарстандагы 427 ишегалдында инде төзелеш эшләре бара: иске җиһазларны сүтәләр, тузган асфальт өслеген алалар һәм яңасын салалар, тротуарларны тәртипкә китерәләр һәм кече архитектура формаларын урнаштыралар.
Комплекслы төзекләндерү эшләре Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарына да кагыла. Быел Казанда барлыгы - 226 ишегалды, Яр Чаллыда - 131 ишегалды, Яшел Үзән районында - 83 ишегалды, Түбән Кама районында - 67 ишегалды, Әлмәт районында 52 ишегалды ремонтланачак.
Татарстанлылар үз ишегалларында барган төзелеш эшләрен контрольдә тота алсын өчен, әлеге ишегалларындагы йортларда яшәүчеләр белән килештерелгән проект эшләре программаның dvor.tatar сайтына урнаштырылган. Төзелеш эшләре башланырга өч көн кала, һәр ишегалдында объектның паспорты куела, анда төзекләндерүнең соңгы нәтиҗәләре күрсәтелә.