Район Башлыгының Россия почтасы көне белән котлавы

2020 елның 11 июле, шимбә

Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия почтасы көне белән чын күңелдән котлыйм!

Почта - иң борынгы элемтә төрләренең берсе. Әмма бүген дә ул иң үтемле һәм популяр коммуникация чарасы булып калып, үз әһәмиятен югалтмады.

Хәзерге дөньяда мәгълүмат алуның оперативлыгы һәм аны тапшыруның ышанычлылыгы беренчел әһәмияткә ия. Нәкъ менә шуңа күрә почта модернизацияләнә, элемтә бүлекләрендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын һәм спектрын даими киңәйтүне тәэмин итә торган яңа технологияләр кертелә.

Ышанычлы почта элемтәсе ачык мәгълүмати җәмгыять формалаштыруга, икътисади үсешкә, хакимият һәм бизнесның нәтиҗәле эшенә ярдәм итә.

Шул ук вакытта почта элемтәсе элеккечә үк социаль әһәмияткә ия функцияне үти, ул кешеләр арасында икътисади, ышанычлы элемтә һәм аралашу чарасы булып кала.

Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре! Сезгә иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч, билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын һәм һөнәри эшчәнлегегездә яңа уңышлар телибез!

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!

Хөрмәт белән,

Кама Тамагы муниципаль районының Башлыгы Н.А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International