2013 елның 30 гыйнварында Кече Салтык авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булып узды. Җыелышта МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов катнашты. Бирегә район хезмәтләре белгечләре дә килде. Алар һәр кешене тыңларга һәм аларга төпле җавап бирергә әзер иде.
Җирлек башлыгы Айрат Җиһаншин чараны традиция буенча еллык отчет белән башлады. Яшелчә, Кече Мәрәтхуҗа һәм Кече Салтык торак пунктлары берләшеп Кече Салтык авыл җирлеген тәшкил итә. Нигездә ,бу авылларда өлкән яшьтәгеләр, пенсионерлар яши. Шуңа күрә клубка да пенсионерлар күбрәк килгән иде. Җирлек башлыгы сүзен узган елда халыкны борчыган проблемалардан башлады, болар урамга утлар кую, сәүдә нокталары эше. Җирлек территориясендә өч кибет эшли, шуларның икесе шәхси эшмәкәрнеке булса, берсе райподан. Яшелчәгә атнага ике тапкыр туклану продуктлары белән тәэмин итү өчен шәхси эшмәкәрләр килә. Ул шулай ук юллар чистарту һәм Кече Салтыктагы буаны ремонтлау турында да сөйләде. Моннан тыш, авыл клубына капиталь ремонт кирәклеге, Яшелчә авылына суүткәргеч салу турында да тукталды. Бу торак пункт “Чиста су” программасына кертелмәгән, шуңа күрә мәсьәләне хәл итүнең башка юлларын эзләргә кирәк. Яшелчә авылындагы йортларда эчә торган су кертү өчен 2 км. озынлыктагы суүткәргеч салырга кирәк. Моннан тыш Кече Мәрәтхуҗа авылына кадәр 1 км. юлга вак таш җәясе бар. Бу мәсьәләләрнең барысы да киләчәккә планнар.
Аннан соң “Кама Тамага” агрофирмасының Кече Салтык бүлекчәсе җитәкчесе Рәшит Зәйнуллин сүз алды. Ул катнашучыларны авыл хуҗалыгындагы эшләр белән таныштырды, никадәр терлек азыгы әзерләүләре, терлекләрнең баш саны арту, продукция сатудан кергән акча, хезмәткә түләү фонды, бүлекчәдәге уртача айлык хезмәт хакы турында мәгълүмат бирде. Шулай ук җир пайлары арендасы өчен натуралата түләнүен ассызыклады.
Авылда яшәүчеләр керү юлындагы тупланган чүп-чар уңаеннан борчу белдерде, ул халыкка гына түгел экологиягә дә куркыныч тудыра. Аларны җир пайлары салымы да борчый. Яшелчә авылында яшәүчеләр район башлыгы исеменә күмәк хат юллаган, алар торак пунктка су кертүдә ярдәм сорый. Моннан тыш электр энергиясе белән тәэмин итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Район электр челтәре җитәкчесе Александр Зубарев бу хәлгә ачыклык кертте- электр линияләрендә бозланган участокларны тарттырганнар. Бу проблема бетереләчәк һәм электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләр кабатланмаячак.
Ике авыл җирлегендә дә йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов чыкты. Ул барлык юнәлешләр буенча район ифраструктурасына узган елгы өстәмә инвестицияләр турында сөйләде. Районда юллар, торак төзелеше, ФАПларны реконструкцияләү, “Чиста су” программасы эше белән таныштырды. Районда мәктәпләрне, ФАП, күп фатирлы йортларны, шул исәптән Красновидовода, капиталь ремонтлау буенча эш дәвам итәчәк. 2013 елда авыллар эчендәге юлларга вак таш җәеләчәк, районда туризм үстереләчәк, чөнки Кама Тамагы районы бу планда перспективалы районнарның берсе.
Е.Гаврилкина