Яшәү өчен эш алымы

2013 елның 1 феврале, җомга

     Узган чәршәмбедә МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов катнашында Красновидово авыл җирлегендә гражданнар җыелышы үткәрелде. Узган елдагы эш йомгаклары буенча халык алдында җирлек башлыгы Владимир Оленин отчет ясады.

     Биредә халыкның һәрвакыт сораулары күп була, шуңа күрә җирлек башлыгы үзенең докладын гражданнар мөрәҗәгатеннән башлады. Аларның барысы да мөмкин булганча хәл ителә, кайвакыт проблемаларга район хезмәтләре дә җәлеп ителә. Җирлек башлыгы гражданнарны атна саен кабул итә. Халык  иректә йөргән малларны контрольгә алу, су белән тәэмин итү, шәхси көтүлекләр һ.б.мәсьәләләрне күтәрә.
     Владимир Павлович үзенең чыгышында шулай ук авылның социаль әһәмияттәге объекты– мәктәпкә ремонт ясалуга тукталды. Бинага капиталь ремонт ясалганнан соң ФАП, балалар бакчасы һәм китапханә бирегә күчерелгән. Авылда шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 5 торак йорт төзелгән. Торак объектлардан тыш Рус Бортасы һәм ХППга кадәр керү юлы төзелеше, Красновидовода урам юллары төзелеше планында зур эш башкарылган. Бу юнәлештә 2013 елда эш дәвам ителәчәк. Рус Бортасында язын су мәсьәләсен хәл итү өчен  су чыгару каналы ясалган. 36 йортка суүткәргеч салынган. Суны куллану арту сәбәпле суэтем башнясына йөкләнеш арткан, шуңа күрә бирегә куәтле насос алу мәсьәләсе килеп туган. Һәр йортка суны исәпкә алу приборлары куелган.
     Горький, Тынычлык һәм Совет урамнарында, шулай ук Антоновка авылының бер урамында электр челтәренә реконструкция ясау мөһим эш булып тора. Биредә урамга өстәмә утлар куелган. Быел да бу планда эш дәвам итәчәк.
     Рус Бортасында яшәүчеләр үтенече буенча югары тизлектәге линия кабеле – интернет үткәрелгән.
     Торак пунктларны төзекләндерү буенча да зур эш башкарылган–баганалар акланган, юл кырыйларын чаптырганнар, һәйкәлләрне ремонтлаганнар, чүп-чар җыештырылган, чүп-чар өемнәре юк ителгән, планда– контейнер мәйданчыклары төзү һәм бункерлар сатып алу. Владимир Оленин отчетында балаларга спорт белән өстәмә шөгыльләнү өчен штат берәмлеге бирү турындагы үтенеч яңгырады. Авыл клубына да күптән инде капиталь ремонт таләп ителә.
     Аннан соң район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Александр Сычев чыгыш ясады. Ул сүзен авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәренә хезмәт хакын түләү турындагы сорауга җавап бирүдән башлады. Александр Валерьевич якын арада аның тулы күләмдә түләнеләчәгенә ышандырды. Теләге булган кеше аны натуралата – мөгезле яшь терлек, он, шикәр комы, ашлык, печән, силос яки сенажлата алырга мөмкин, хуҗалыкта әлеге азыклар җитәрлек күләмдә. Җир пайларын арендалаган өчен халыкка булган бурычны да товарлата алырга мөмкин. 2012 ел бүлекчә өчен уңышлы булган, әмма фаразлауларга караганда, быелгы җәй коры булыр дип көтелә, шуңа күрә азык базасы белән кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин.
     Александр Валерьевич тулаем район буенча терлекчелектәге эшләр турында да сөйләде. Бүген районда дуңгызчылык тармагы юк. Әмма районда шәхси фермаларын үстерү белән шөгыльләнүче җиде эшмәкәр бар. Мәсәлән, Красновидовода Фәйзуллин (балык бизнесы) һәм Цыганов (савым көтүе, мөгезле эре терлек), Тәмтедә– Степанов, Келәнчедә– Сафин, Олы Кариледә–Галимҗанов һ.б. Ул шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкның перспективасын да аңлатты. Бүген республикада аны үстерү өчен барлык шартлар да булдырылган.
     Полиция участок уполномоченныйлары бүлеге җитәкчесе Илнур Бикмуллин авыл җирлегендә оператив хәл турында сөйләде.
     Җинаятьләрне кисәтү эше полиция хезмәткәрләре тарафыннан даими алып барыла. Ул шулай ук халыкны кәрәзле телефоннарга килә торган ялган хәбәрләр турында  да кисәтте, саграк булып алдакчылар тозагына эләкмәскә чакырды. Һәр мәгълүматны тикшереп, кирәк булганда полициягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
     Райондагы административ комиссиянең җаваплы секретаре Геннадий Вахромов катнашучыларны җәмәгатьчелек тәртибе кагыйдәләре һәм административ чаралар- кагыйдәләрне сакламаган өчен штрафларның артуы белән таныштырды.

Е.Гаврилкина


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International