Бүген безнең районга Апас районыннан делегация килде. Аның составында район Башлыгы Равил Фәрит улы Хисаметдинов, Башкарма комитет җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Шамил Шәүкәт улы Гаффаров, авыл җирлекләре башлыклары һәм эшмәкәрләр бар иде.
Делегация Кама винограднигында, «Камамбер» сыр заводында һәм «Идел» балалар-сәламәтләндерү лагерендә булды.