АПК предприятиеләре арасында уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

20 июльдә районда АПК предприятиеләре арасында урып-җыюга һәм 2020 елгы туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс узды. Конкурсның максаты - ашлык җыю комбайннарын, авыл хуҗалыгы техникасын һәм ындыр табакларын урып-җыю кампаниясенә җиһазларын, шулай ук агрегатларны туфракны төп эшкәртү өчен вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне тәэмин итү иде.

Комиссия эшендә муниципаль район башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Җиһаншин Азат Илдус улы, «Тал-Агро» ҖЧҖ генераль директоры Вәлиев Илһам Госман улы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Архиреев Алексей Владимирович, «Россельхозцентр " ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы район бүлеге башлыгы Р. Х. Ганибаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И. И. Вәлиев, Дәүләт техник күзәтчелек инспекторы Х. М. Гайнуллин, идарә белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре агрономнары һәм инженерлары катнашты.

Тикшерү барышында экспертлар ашлык җыю комбайннарының (һәркайсы сезонлы техник хезмәт күрсәтү һәм Дәүләт техник карау узарга тиеш), ашлык складларының, киптергечләрнең, ашлык чистарту машиналарының һәм башка техниканың торышын, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне бәяләделәр. Комбайннар контроль суктыру узды,  герметиклыкны тикшерделәр. Комбайннарның янгын сүндерү чаралары, беренче медицина ярдәме даруханәләре белән комплектлануы комиссия игътибарыннан читтә калмады.

Механизаторлар хезмәтенә түләү, ике сменалы эшне оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Хуҗалыкларның иң яхшы хезмәткәрләре район Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Конкурс йомгаклары буенча 1 урынны - «Бортас» агрофирмасы ҖЧҖ, 2 урынны - «Нармонка» агрофирмасы» ҖЧҖнең 2 нче филиалы, 3 урынны «Олы Кариле» ҖЧҖ һәм «Нармонка» агрофирмасы  ҖЧҖнең 1 нче филиалы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International