Быел Кама Тамагы районы пенсионерлары берлеге «Пенсионерның иң яхшы чәчәк бакчасы» конкурсын игълан итте. Комиссияне төзеделәр, аның составында комиссия рәисе - ТР Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча УПФР начальнигы Гыйлметдинов И.И., комиссия әгъзалары пенсионерлар берлеге рәисе Иванова Ф. Х., сәркәтип Валиуллина В. Д. бар иде. . Пенсионерларның күп санлы участокларын тикшерүдән комиссия бертавыштан иң яхшысына тукталды.
Даныш авылында пенсионерлар Ленар һәм Тәнзилә Дәүләтшиннар гаиләсе яши. Аларда 100 төрдән артык чәчәк һәм 50 төр куак үсә. Кешеләрнең төрле мавыгулары бар, ә Тәнзилә Мәсхүдә кызының хоббие - чәчәкләр. Буш вакытларын ул чәчәкләр арасында, участокта үткәрә. Ул кечкенәдән үзенең бакчасы, йорты турында хыялланып, матур бакча үстерергә уйлый. Аның хыялы тормышка ашты. Бу эштә аңа ире Ленар булыша, алар икәүләп бакчада матурлык тудыралар. Аларның бакчасында эшләргә генә түгел, ял итәргә дә була. Участокта шулай ук мунча, балалар һәм өлкәннәр өчен бассейннар, альп таучыгы, фонтаннар, кунаклар өчен йорт бар, анда алар тәмле чәй белән сыйлыйлар.
Статьяның авторы Ф.Х.Иванова.