Татарстан Республикасын Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсын хуплагыз!
Конкурста җиңгән очракта, республикада махсус сакланыла торган табигать территорияләре тирәсендә 5 яңа табигый ял урыны барлыкка килергә мөмкин, аерым алганда, Зәңгәр күлләр, Кама Тамагы районындагы Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе, Идел-Кама табигый биосфера тыюлыгы, «Түбән Кама» милли паркы һәм Балык Бистәсе районындагы Шумбут тыюлыгы .
Хәзерге вакытта priroda.life сайтында регион өчен иң мөһим булган проектлар файдасына тавыш бирү бара. Татарстан проектларының финалга үтәчәге дә аның нәтиҗәләренә бәйле.
🌿 priroda.life сайтына керергә
🌿 «География»бүлеген сайларга (https://priroda.life/geography/)
🌿 Социаль челтәрләр яки почта аркылы теркәлергә
🌿 Картада Татарстанны сайларга, безнең проектлар астына йөрәк билгесен куярга !
Тавыш бирү 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк, республика проектларының финалга узу-узмавы тавыш бирү нәтиҗәсенә бәйле.
Татарстан белән бергә булыйк!