Красновидово авыл китапханәсе Горький исемендәге музей белән берлектә балалар өчен рус халык мәзәкләре, прибуткалар турында күңел ачу-танып-белү чарасы үткәрделәр. Ә хикәя халык уеннары һәм уен-көлкеләр белән үрелеп барды. Чара барышында балалар таныш уеннар һәм әйлән-бәйләннәрне искә төшерделәр: «Ручек», «Гуси-лебеди». Шулай ук «Горилки», «Веревочка», «Калечина-малечина», «Дударь», «Ниточка» һәм «Капусточка» халык уеннары белән таныштылар.