Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

23 июльдә Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне билгеләп үтелә. Бу-экологик бәйрәм, 1986 елда оештырылган.

Кече Салтык авыл китапханәсендә "Зур, тыйнак диңгез кешеләре"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. "Китлар һәм дельфиннарның серле дөньясы" мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче яшь китап укучыларны су асты дөньясы, диңгез һәм океаннарда яшәүчеләрнең матурлыгы, әйләнә-тирә дөньяга сак карашы белән таныштырды. Шулай ук табышмакларга җавап бирделәр, диңгез хайваннары сурәтләрен стендка ябыштырдылар. Бик матур панно килеп чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International