Хөрмәтле сәүдә хезмәткәрләре, сәүдә ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Сәүдә һәм җәмәгать туклануы кешеләрнең көндәлек тормышында мөһим роль уйный. Бу икътисадның иң мөһим өлкәләренең берсе, аның ярдәмендә район бюджеты тулылана, яңа эш урыннары булдырыла, социаль инфраструктура үсә. Сәүдә хезмәткәрләренең хезмәте бик кирәк, аның нәтиҗәлелеге һәм сыйфаты кешеләрнең тормыш уңайлылыгын тудыра, көн кадагындагы проблемаларны хәл итүгә ярдәм итә.
Сәүдә тармагының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына нык сәламәтлек, иртәгәсе көнгә ышаныч, гаиләләрдә иминлек телим!
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А. Вазыйхов