Хөрмәтле Кама Тамагы районы халкы, хөрмәтле хәрби диңгезчеләр, Хәрби-Диңгез Флоты ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез - Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Бу - Ватанның диңгез читләре сагында торучылар һәм ерак походларда вахта тотучылар бәйрәме.
Бүген хәрби-диңгез флоты хәрби хезмәткәрләре үзләренә йөкләнгән вазыйфаларны лаеклы үтиләр, һөнәри осталыкларын камилләштерәләр, үзләренең хәрби бурычларын намус белән башкаралар, Россия дәүләт мәнфәгатьләрен яклау һәм аның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча авыр хезмәт күрсәтәләр.
Үз үрнәгегез белән сез патриотик тәрбия бирүгә лаеклы өлеш кертәсез, яшь буынга Ватаныбыз һәм аның язмышы өчен горурлык һәм җаваплылык хисе тәрбиялисез.
Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән сәламәтлек һәм иминлек, хезмәтегездә уңышлар һәм туган якларга бәхетле әйләнеп кайтуларын телим!
Ихтирам белән, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н. А. Вазыйхов