Идел буе федераль округының «іВолга» яшьләр форумы турында

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

2020 елның 24-28 августында Идел буе федераль округының «іВолга» яшьләр форумы узачак.

Санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, Форум 2020 елда дистанцион режимда узачак.

Форум кысаларында ике грант конкурсы узачак:

- Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык проектлары конкурсы 1 500 000 сумга кадәр;

- Идел буе федераль округында гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды проектлары конкурсы.

Форумның потенциаль резидентлары «Россия яшьләре» АИСда 2020 елның 20 июленә кадәр теркәлә. Төбәк делегацияләрен сайлап алу узганнан соң, резидентлар 28 июльдән 10 августка кадәр Форумның ivolgaforum.ru  рәсми сайтында теркәлү узарга тиеш.

Форумда катнашучылар кыска авторизацияне турыдан-туры ivolgaforum.ru рәсми сайтта уза.

Тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган https://yadi.sk/d/8F-my2F5H7dRgw .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International