Бүген, 2020 елның 27 июлендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
1. 2019-2020 уку елы нәтиҗәләре турында районның гомуми белем бирү оешмаларында «Кама Тамагы муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ начальнигы Гимадеева Елена Александровна сөйләде.
2. Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы оешма, предприятие, торак пунктларда төзекләндерү мәсьәләләре турында доклад белән чыгыш ясады.
3. Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Авхат улы Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә Советларына депутатлар сайлауга әзерлек чорында оештыру-мәгълүмати чараларның барышы турында чыгыш ясады.