Быел Кама Тамагы районы пенсионерлары берлеге «Пенсионерның иң яхшы палисаднигы» конкурсын игълан итте. Комиссияне төзеделәр, аның составында комиссия рәисе - ТР Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча УПФР начальнигы Гыйльметдинов И.И., комиссия әгъзалары пенсионерлар берлеге рәисе Иванова Ф.Х., сәркәтип Валиуллина В.Д. пенсионерлар участокларын карап чыктылар.
Кама Тамагы районы Тенеш штпда хезмәт сөючән, пөхтә, җирне яратучы пенсионерлар Носков Людмила һәм Борис гаиләсе яши. Олы яшьтә булуга карамастан, алар үзләренең йорт яны участогын һәм йорт яны территориясен тәртиптә тоталар. Үлән һәркайда чабылган, тирә-юньдә чәчәкләр һәм агачлар бик күп. Людмила Глебовна чәчәкләр ярата, Борис Агапович яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерүгә зур игътибар бирә.
«Без бакчаны күңел белән карыйбыз һәм экологик чиста продуктлар ашыйбыз, җир белән эшләү - бик зур хезмәт», - ди Людмила Глебовна. Без, комиссия, алар белән тулысынча килешәбез.
Рәисе Ф. Х. Иванова