2020 елның 30 июлендә Бөек Ватан сугышында катнашкан Николай Матвеевичка 94 яшь тула

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Николай Матвеевичны Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, «Кама Тамагы РҮХ» ДАССОның баш табибы Минвәлиев Ильяс Илдус улы һәм Кама Тамагы штп башкарма комитеты җитәкчесе Яруллин Ильнур Фарид улы котлады.

Николай Матвеевичка истәлекле бүләкләр һәм район башлыгы исеменнән котлау хатлары тапшырылды.

Николаев Николай Матвеевич 1926 елның 30 июлендә Тәтеш районы Килнә авылында туа. Николай Матвеевичтан тыш гаиләдә тагын ике абыйсы һәм ике апасы була. Аңа ике яшь тулганда – әнисе, ә биш яшендә әтисе вафат була. Җиде яшендә Николай мәктәпкә китә. Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң колхозга эшкә китә. Вакыт авыр булды, эшләү дә җиңел булмады: атларда җир сөрдек, тырмаладык, киндер ташыйлар, гомумән, иртәдән кичкә кадәр эшлиләр.

1943 елда, аңа 17 яшь тулгач, Олы Тархан район хәрби комиссариатына армиягә алына. Яшь егетләрне Псковка уку бүлегенә җибәрәләр, анда аларны кече командирларга алты ай укыталар. 1944 елда фронтка җибәрәләр. Николай Матвеевич 19 нчы армия составында 12 һава-десант гвардия бригадасына эләгә. Легендар «кукурузник» «У-2»дә оча.

Яшь солдатка Советлар Союзы территориясендә дошман сугарга туры килми, чит илдә сугышырга туры килә. Башта бик куркыныч иде, әмма соңрак күнегеп, кыю рәвештә Сугышка киттек. Янәшәдә генә иптәшләре үлә, санитарлар яралыларны госпитальләргә алып китә. Николай Матвеевич да бер ай сул уч яраланып госпитальдә ята.

1944 елда ул Австриягә эләгә, анда бер ай буе Вена шәһәрен азат итәләр. Шул елны  – «Батырлык өчен» медален  ала. Аннары алар сугышлар белән Венгрия, Румыния, Чехословакия, Югославияне азат итәләр. 1945 елда аны Берлин шәһәренә җибәрәләр. Анда Җиңүне каршы алды да. Биредә «Германияне Җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән.

Николай Матвеевич иптәшләре белән бергә немец фашист гаскәрләрен капитуляцияләү турындагы актка кул куйганда Маршал Жуковны озатып бару төркемендә булуы. Аның тормышындагы якты вакыйга безнең бәйсезлекне саклаган, Бөек Җиңүне яулаган бөтен совет халкы өчен горурлык хисе тудыра.

Сугыштан соң ул әле биш ел Германиядә хезмәт иткән, халыкның тыныч хезмәтен саклаган. Аларны алыштырырга килгәч, Николай Матвеевич Германиядән киттә. Бу 1950 ел иде. Туган авылына кайтасы килми, чөнки анда туганнары калмый: олы абыйсы сугышта һәлак була, сеңелләре үлә, энесе Иван гына исән кала. Казан госпиталеннән соң ул Комаровка авылына китә ( хәзер бу авыл юк инде). Шунда ук эшли башлый, ә соңрак 1953 елның 5 мартында Александра Дмитриевнага өйләнә. Башта земләнкәдә таралар иде. Сонрак йорт төзеп чыгалар. Гаиләдә 4 бала: бер кыз һәм өч улы туа. Комаровкада яшәгәндә, Алабуга ветеринария техникумына укырга керә, аны уңышлы тәмамлый һәм ветеринария табибы булып эшли башлый. Кече улы 1971 нче елда 1 нче сыйныфка барганда хатыны һәм балалары белән Кирельский авылына күчеп килә. Башта кечкенә генә йорт сатып алалар, аннан яңа йорт салалар. Пенсиягә кадәр ул "Кама Тамагы" совхозында ветеринария табибы булып эшли.

2010 елның сентябрь аенда Кама Тамагы үзәгенә барлык уңайлыклары булган квартирга күчәләр, хәзерге көндәдә шунда яшиләр. Катлаулы язмышка карамастан, оптимизм һәм тормыш сөючәнлекне югалтмый. Балалары һәм оныклары алар янында еш булып торалар.

Без аны чын күңелдән котлыйбыз һәм сәламәтлек, һәр көннән шатлык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International