Бүген, 2020 елның 3 августында, атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы агымдагы атнага бурычлар куйды:
1. Кама Тамагы муниципаль районы җирлекләре территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү буенча эшне активлаштырырга.
2. Районның барлык эш бирүчеләренә «Работа в России» порталында теркәлергә, эшсезлек дәрәҗәсен киметү максатыннан мәшгульлек үзәгенә вакытында вакансияләр турында мәгълүмат тапшырырга.
3. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" Кама Тамагы районында хәйрия акциясе башлану турында оешма һәм предприятиеләргә хәбәр итәргә.
4. Су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча халык белән мәгълүмати-аңлату эшләре алып барырга.
5. COVID-19 яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймау буенча районда профилактик чараларны дәвам итәргә.