Бөтенроссия яшь гаиләләр форумын үткәрү турында хәбәр итәбез

2020 елның 4 августы, сишәмбе

2020 елның 12-19 сентябрендә «Демография» милли проекты  ярдәмендә яшь гаиләләрнең онлайн-форматтагы Бөтенроссия форумы узачак. Онлайн-чараны оештыручылар – «Росмолодежь», «Милли приоритетлар» АКБО һәм «Россия - мөмкинлекләр иле» АКБО.

Форумның бурычлары-традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү, шулай ук яшь гаиләләр берләшмәләрен формалаштыру һәм үстерү. Форумда яшь гаиләләр клубларының рәсми вәкилләре һәм Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан балалар белән инициативалы яшь гаиләләр катнашыр дип планлаштырыла. Форумга теркәлү 2020 елның 20 июленнән «Россия яшьләре» автоматлаштырылган системасында ачыла. Форумда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.

Катнашучылар өчен өч тректан торган интенсив программа каралган: 1 Трек - шәхси трек; 2 Трек - социаль трек; 3 Трек - гомуми белем бирү трекы. Теркәлү һәм тулырак мәгълүмат - myrosmol.ru сайтта, чара 2020 елның 16 августына кадәр дәвам итәчәк.

Шулай ук форум кысаларында Росмолодежьның грант конкурсы да узачак. Форумда 30 яшькә кадәрге катнашучылар социаль әһәмиятле проектларга номинацияләрдә ярдәм итү өчен 1,5 млн. сумга кадәр акча ала алалар:

- Студентлар инициативасы;

- Иреклелек;

- Социаль лифтларны үстерү;

- Иҗади яшьләр инициативалары;

- Патриотик тәрбия;

- Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм;

- Яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү һәм милләтара хезмәттәшлек;

- Гаилә кыйммәтләрен ныгыту;

- Яшьләр медиа.

Грант конкурсына гаризалар кабул итү 2020 елның 6 сентябрендә Мәскәү вакыты белән 23:59 сәгатьтә myrosmol.ru сайтта төгәлләнәчәк, гаризалар кабул итү чорында грант конкурсында катнашучылар өчен онлайн-чаралар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International