Урып-җыю эшләре куәтенә бара

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Районда урып-җыю кызу темплар белән бара. 21412 гектарда  бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп аласы бар. Басуларда 35 комбайн эшли. Бүгенге көнгә 3874 гектар мәйданда  10884 тонна ашлык суктырылган. Район буенча уңыш гектарыннан 28,2 центнер тәшкил итә. «Бортас» агрофирмасы ҖЧҖендә эшләр яхшырак бара, анда мәйданның 20% ы җыелган, «Нармонка» агрофирмасы  ҖЧҖнең 1 һәм 2 филиалларында – 18әр%. Кичә «НовАгроТех» ҖЧҖ урып-җыюга кереште, анда көзге бодай суктыруда 6 комбайн эшли. Бүгенге көндә иң югары уңыш «НовАгроТех» ҖЧҖендә - 35 ц/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International